Җырчы Салават Фәтхетдинов яшь җырчыларның чыгышларын бәяләде [фото]

Күптән түгел “ШАЯН ТВ” каналы студиясендә кунакта җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов булган.

Ул, “Сәйлән” бәйгесенең жюри әгъзасе буларак, яшь җырчылар белән тәҗрибә уртаклашкан, катнашучыларның чыгышларын бәяләгән, файдалы киңәшләрен биргән. Традиция буенча мөхтәрәм кунак махсус тактада автографын та калдырган. Үзе турында популяр артист: «Яшь, талантлы, өметле җырчы Салават» — дип язып куйган.

«ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» музыкаль фестиваленең икенче сезоны башланырга санаулы көннәр калып бара, Салават Фәтхетдинов катнашындагы чыгарылышны тиздән “ШАЯН ТВ” каналында карап булачак.

Бәйле