Фаҗига: Татарстанда ике егет утырган машина юл кырыена төшеп киткән, егетләрнең берсе үлгән

27 сентябрь көнне Татарстанның Әлмәт районында трассада юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Ике егет чит ил машинасы белән юл кырыена чыгып оча. Аларның берсе авария урында ук һәлак була, дип хәбәр итә «Татар-информ». 

Юл-транспорт һәлакәте көндез Салкын Чишмә авылы күпере янында булган. Шоферы идарәне югалткан «Хонда Цивик» машинасы трассадан аска төшеп киткән. Автомобильгә бик нык зыян килгән, диелә бу хәбәрдә.

Авария нәтиҗәсендә 30 яшьлек пассажир фаҗига урынында вафат була.

Чыганак: «Татар-информ». 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий