Филүс Каһировның атнасы ничек үтә? [видео]

-- Лейла

Эшләр «Алтын Казан» мюзиклына репетициядән башланып киткән. Казаннан килүче солистлар саны алты, ә режиссер һәм биючеләр бихисап булганнан, репетицияләр атна дәвамында Мәскәүдә үткәннәр.

Бу репетицияләрдән соң җырчы Уфага очкан. Монда ул «Туган тел» каналының сезон ачылу концертында чыгыш ясаган.

Концерт бетүгә такси чакырып тизрәк Әлмәткә чыгып киткән. Көннең беренче өлешендә Әлмәт «Татнефть» профсоюз комитеты н бәйрәм белән котлап, җырлаганнан соң Филүс әфәнде Казанга чыгып китә.

Шул ук көнне кичен инде ул «Барс-Медиа» сезонын ачуда катнашырга өлгергән.

Көне буена күпме юл үтүенә карамастан, җырчы янәдән юлга чыга. Бу юлы Эльмира ханым белән Мәскәүгә костюмнар артыннан. Бер кызык хәлдән соң анда костюмнарны Мәскәүдән алу теләге туган. Күз алдыгызга китерегез, Филүс әфәнде Каһиров сәхнәдә бер костюм белән җырлап басып тора, шундый ук костюмда тамашачы да утыра. 😆 Мондый «охшаш костюм» хәлләре артистлар арасында да була. Шуңа кабатланмас өчен костюмнарны Мәскәүдән алып кайтканнар.

Казанга кире әйләнеп кайтышка инде аны «Безнең җыр» проекты көтеп торган. Башта репетицияләр, аннан соң чыгыш ясау.

Менә шундый вакыйгаларга бай атна булган Филүс әфәнденең. Әле алда да шундый маҗаралы көннәр көтә, чөнки бик тиздән аның үзенең концерт сезоны башланып китә.

Концерт сезоны Туймазы шәһәреннән башланып китәргә тиеш булган, ләкин шәһәр коронавирус белән бәйле рәвештә анда хәзер концерт ясарга ярамый. Концерт шулай итеп 16 октябрьдән яз айларына күчерелгән.

Киләсе концертлары: 17 октябрь Уфа шәһәрендә, 18 октябрь Октябрьскийда. Рәхим итегез, дуслар! 🤗

Бәйле