Ир-ат туй көнендә булачак хатынын үтерә

-- Лейла

Новосибирск өлкәсенең Коченев районында ир-ат туй көнендә булачак хатынын үтерә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига Чик бистәсендә булган. Исерек чакта, 33 яшьлек ир 36 яшьлек хатын-кызны  аяклары белән кыйный. Алынган авыр җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлә. Шуннан соң ир булачак хатынының гәүдәсен чокырга ташлый.

Чыганак: kazanfirst.ru

Бәйле