Үләр алдыннан әнисе шалтыраткан…

-- Лейла

Бүген Уфа янында булган коточкыч авариядә 16 яшьлек кызның гомере өзелгән.

Уфа — Аэропорт юлының Чесноковка авылы янындагы участогында ВАЗ-21120 авариягә эләккән.

Машинада исерек яшьләр утырган, бер кыз шунда ук һәлак булган.

Яшьләр «Макдоналдс» кафесында иртәнге аш ашау өчен Чесноковка авылыннан иртүк Уфага барган. Машина руле артында элегрәк шофер хокукыннан мәхрүм ителгән исерек егет утырган. Ул идарә итә алмый һәм машинаның арткы өлешен отбойникка бәрә.

Артта утырган 16 яшьлек кыз шунда ук үлә. Ул нык имгәнгән, шулай ук аның муены сынган. Авариягә кадәр 15 минут кала аңа әнисе шалтыратып, ашыктыруы билгеле.

Машинада булган тагын бер кыз имгәнгән. Исерек водитель зыян күрмәгән.

Чыганак: Кызыл таң

Бәйле