Татарстанда мәктәп укучыларын дистанцион укуга күчерерләрме?

-- Лейла

Татарстанда мәктәп укучыларын дистанцион укуга күчерергә җыенмыйлар. Белем бирү процессы элеккечә үк илнең барлык төбәкләрендә дә тәэмин ителә.

«Төбәкләр мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта дәресләр бары тик сәламәтлек саклау органнары рекомендацияләренә туры китереп, төбәкләр тарафыннан кулланыла торган нокталы чаралар кысаларында гына туктатылган. Мәскәүнең белем бирү системасы планлы каникулларда тора һәм башка карарлар турында мәгълүматлар килмәде», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

– Бездә коронавирус йоктырган 25 укытучы һәм 7 укучы теркәлде. Чирләүче укытучыларның күбесе – Казанныкы, Питрәч, Лаеш, Нурлат, Чаллы һәм Әлмәттән дә бар. Ике бала терелде инде, мәктәпкә чыктылар. Бишесе – карантинда. 400 мең укучы арасында мондый сандагы очраклар булу калган барлык укучыларны да дистанцион укуга җибәрергә дигәнне аңлатмый, – диде ул.
Балалар дигәннән, җәйге лагерьларда ял итү вакытында чир йоктыру очраклары күзәтелгәнме? Марина Патяшина бу сорауны да шәрехләде.
– Җәйге сәламәтләндерү урыннарын куркып кына ачкан идек. Лагерьга инфекция кертүне булдырмас өчен күп чаралар күрелде. Алар ябык режимда эшләде, ата-аналар килмәде, хезмәткәрләр лагерьдан китмәде. Массакүләм чаралар булмады, барысы да ачык һавада уздырылды. Коронавирус белән чирләүче балалар һәм лагерь хезмәткәрләре юк, – диде ул.

Чыганак: kazanfirst.ru

Бәйле