Татарстан автобусында баланы алып китәләр һәм төшереп калдыралар

-- Лейла

Чаллыда яшәүче Любовь  мәктәп янында тукталышта аның баласын төшереп калдырмаган 35нче маршрут автобус йөртүчесенә зарланган. Ир моны эшләргә теләмәгән, чөнки укучыдан аның социаль картасын кабул итмәгән һәм аннан акча таләп иткән. Нәтиҗәдә, шофер баланы промзонда — двигательләр заводыннан ерак түгел төшереп калдыра.

Хатын улы белән телефон аша элемтәгә кереп, геолокация ярдәмендә мәктәпкә ничек барып җитергә кирәклеген аңлата. Нәтиҗәдә, бала иртәнге ашсыз калган,уку йортына соңга калган.

«Машина йөртүчеләр Социаль карта хуҗаларын кайчанга  кадәр түбәнсетәчәк?! Бу карта балага юкка гына бирелмәгән, бала опекада.» — дип зарлана  хатын.

Бу хәл белән прокуратура кызыксынды. ТР прокуроры Илдус Нәфыйков тикшерү уздырырга кушты, дип хәбәр итә күзәтчелек ведомствосы.

Чыганак: Вечерняя Казань

Бәйле