Тукай лауреатларын ник белмиләр?

-- Лейла
//ТатарТудей//ТатарБүген//

Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген 189 кеше алган. Тик аларның барысын да белүчеләр аз. Хәтта районнарда да үз якташ лауреатларны белмәүчеләр дә бар икән… Сәбәбе — әлеге шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча эшләрнең гамәлгә ашырылмавы. Бу мәсьәләне кичә республика парламентында узган Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында депутат Лотфулла Шәфигуллин кузгалтты.

Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары республиканың 32 районында туган. 13 районда, шул исәптән башкалада лауреатларны мәңгеләштерү буенча эшләр башкарылган. Арча, Актаныш, Саба, Сарман, Апас, Баулы, Казан шәһәрендә эшләр әйбәт бара. Кайбер районнарда лауреатларга истәлек такталары эшләнелгән, — диде Лотфулла Шәфигуллин.
Бу 13 район исемлегендә Азнакай, Зәй, Аксубай, Кама Тамагы, Мөслим бар.
Тик күпчелек районнар, төгәлрәк әйткәндә 19 районда танылган якташларын халык “оныткан”. Мисалга, Яшел Үзәннән 4 лауреат чыккан. Тик аларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча эшләр башкарылмый. Балык Бистәсе, Әлмәт, Биектау, Минзәлә, Нурлат, Әтнә, Балтач, Кукмара, Питрәч, Теләче, Түбән Кама, Чирмешән, Чистай, Чүпрәле,Тәтеш һ.б. районнар да шул исемлектә.

  • Дәүләт премиясе лауреатлары исемнәрен мәңгеләштерү өчен истәлек такталары кую эшен башкарырга кирәк. Лауреатларның исемнәрен урамнарга бирергә. Бөтенесенә дә урам исеме биреп булмый, әмма шәхесләргә урам исеме бирергә кирәк. Иң мөһиме мәктәпләрдә аларны балалар белсен иде. Район башлыкларына гына түгел, эшмәкәрләргә, хөкүмәткә дә бу эшләр белән шөгыльләнергә кирәк дип уйлыйм, — дип теләкләрен җиткерде депутат.

Бәйле