Ике атна элек «үлгән» ир теш дәвалатырга килгән

-- Лейла

Стәрлетамакта гомер итүче Сергей Семенов яшәү урыны буенча стоматология поликлиникасына килгәнннән соң аңа: «Сез ике атна элек үлгәнсез бит инде», – дигәннәр.

Пенсионер регистратурага документларын күрсәткән, ә поликлиника хезмәткәрләре аның ике атна «үлгән» булуын хәбәр иткән.

Паспорт мәгълүматлары чыннан да шул ирнеке күрсәтелгән булган. Ул банк карталарын, пенсия түләүләрен туктатуларыннан, паспортны юк итүләреннән курыккан.

Чынлыкта пациентлар турындагы мәгълүматлары теркәлә торган «Промед» программасына Сергей Семеновның «тулысынча» адашының үлем датасын бутап керткән булганнар. Ул Саратов өлкәсендә яшәгән. Аларның хәтта туган көннәре дә янәшә — ике көн генә аерма белән булуын ачыклаганнар.

Иргә стоматологик ярдәм күрсәтелгән, тере икәненә инанганнан соң, Сергей Семенов турындагы барлык мәгълүматларны тергезгәннәр.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле