Синоптиклар Татарстанда атна ахырында нинди һава торышы булачагын әйтә

-- Лейла

9 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр Татарстан Казахстан антициклонының көнбатыш перифериясендә булачак. Бу көннәрдә явым-төшемнәр  көтелми, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә — тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында.

Төнлә минималь һава температурасы 2-8 градус тәшкил итәчәк, әмма 9 октябрьдә минус 3 градуска кадәр салкын булачак. Көндезге һава температурасы 14-19 градус тәшкил итәчәк.

Киләсе атна башында, 12 һәм 13 октябрьдә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Җылы һәм коры һава торышы саклана. Төнлә температура 1-7 градустан, көндез 13-19 градуска кадәр җылыначак.

«Тәүлеклек уртача һава температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градуска артып китәчәк», — дип билгеләде синоптиклар.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле