Яңа туган баласын ярты ел шкафта асраган

-- Лейла

Свердловск өлкәсе Карпинск шәһәрендә яшәүче хатын яңа туган баласын ярты ел дәвамында шкафта тоткан – бала сумкада яшәгән. Бу хакта Е1.ru  басмасы хәбәр итә.

 

37 яшьлек хатын ел башында ире белән ташлашкан. Ул 13 яшьтәге улы һәм 6 яшьтәге кызы белән яшәгән. Йөклелек буенча исәптә тормаган, сабыен роддомда тапмаган. Өченче баласын тапкач исә, барысына да аны үлгән дигән. Юньсез ананың нәкъ улы нәни сабыйны ачлыктан коткарган, ул, әнисеннән качып, яңа туган баланы ашаткан. Үсмер сер саклый белгән – вакыйга хакында берсенә дә сөйләмәгән. Гаиләдәге уртанчы кыз балалар бакчасында “өйдә тере кебек курчагым бар” дип сөйләгән, әмма тәрбиячеләрнең моңа әллә ни исләре китмәгән.

 

Сабыйны көтмәгәндә табынга җыелган кунаклар табып ала. Кыз бала шактый хәлсезләнгән булган. Хатынның ахирәтләре баланы үзләре белән алып китә һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

 

“Арытаба нишләргә уйлады икән? Ничек яшерергә? Әллә үтерәсе килдеме икән? Балалары адекват аның. Кызы бакчага йөри,  чиста-пөхтәләр, бу балага нишләп шундый мөнәсәбәттә булды икән? Үзе эшләп йөри иде. Нишләп бу адымга барды икән”, – дип аптырый кәккүк-анага ахирәтләренең берсе.

 

Әле сабый дәваханәдә авыр хәлдә. Беренчел мәгълүматлар буенча, аңарда –өченче дәрәҗә гипотрофия. Табиблар башка җитди авырулары да бардыр дип фаразлый.  Анага карата РФ Җинаять җәзалары кодексының  156 маддәсе  (“Балигъ булмаган баланы   тәрбияләү бурычларын үтәмәү”) буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Күз алдыгызга китерәсезме? Яңа туган бала. Аның биләүләрен никадәр еш алыштырырга, никадәр еш ашатырга,  юындырырга кирәк? Ачыргаланып еларга хәле дә булмагандыр инде сабыйның… Әй, Ходаем.  Гомере турыдан-туры анага бәйле тере баланы “яшереп” куеп буламы?

Чыганак: Омет

Бәйле