ШАЯН ТВ өчен истәлекле көн!

-- Лейла

Бүген бездә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов кунакта булып, каналыбызның эшчәнлеге белән таныштып китте.

Каналыбызның төп геройлары мөхтәрәм кунакны күңелле итеп каршылады, студиябезгә сәяхәткә чакырды. Биредә ул популяр тапшырулар, аның алып баручылары һәм катнашучылары белән якыннан танышты, алар белән аралашып алды. Алай гына да түгел, төшерү процессына ул үз өлешен кертте: «ШАЯН Балалар» тапшыруы кысаларында алып баручыбыз Зилә белән әңгәмә корды.Шулай ук, Марат Готыф улы Республика куләмендә гөрләп барган,киң танылган “Сәйлән” фестиваленә, һәм, гомумән, балалар иҗатын үстерүгә багышланган проектларга, аларның сәләт ачылу, татар телен үстерү һәм иҗади тәрбия бирүдә кирәклегенә басым ясады.

«ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе каналның контентын баетуда зур өлеш кертә, шуңа бәйле, кунагыбыз әлеге мәйданчыкны да игътибарсыз калдыра алмады: мультфильмнарны тавышландыру процессын күзәтте, үз фикерен белдерде. Экскурс барышында ул каналыбызны киләчәк туган көне белән котлады, бу күңелле, матур хезмәт юлында алга таба да уңышлар, яңа җиңүләр теләде, киңәшләре белән бүлеште.
Очрашу ахырында Марат Готыф улы «ШАЯН ТВ»ны якынлашып килүче туган көне белән котлады. Канал җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә ул алынган темптан калышмаска һәм татар телен үстерә буенча эшне уңышлы дәвам итергә теләде.

Сылтамалар: shayantv.ruyoutube.com/ШАЯНТВ, @shaiantv , / shayantv

Бәйле