Сак булыгыз! Коронавирустан даруның файдасыннан бигрәк зыяны бар

-- Лейла

«ФармаCOVID»  мәгълүмат агентлыгы фармакологлары  коронавируска каршы кулланылучы «Фавипиравир»ның  организм өчен зыянлы якларын ачыклаганнар, дип яза “Известия”.

Росздравнадзорга аның гадәти булмаган реакцияләр бирүе турында хәбәрләр килгән булган инде.

Тикшерү нәтиҗәләре теркәлгән документта бу препаратның хәрәкәт органнары өчен тискәре йогынтысы барлыгы әйтелә.

Бу белдерү әлеге препаратның моңарчы сирәк кулланылышта булып, клиник тәҗрибәсе аз булуга бәйле. Әле дә ул стационар шартларда, табиб күзәтүе астында гына кулланыла.

Шушы класска караган, вируска каршы булган даруларның барысының да сизелерлек кире йогынтысы бар, дип белдерә белгечләр. Шуның өчен аларны табиб күзәтүе астында гына кулланырга рөхсәт ителә.

Ләкин алар аптека  челтәренә дә чыгарылган. Ул нинди нәтиҗә бирәчәк, табиблар әлегә тәгаен әйтә алмый.

 

“Фавипиравир” 2014 елда Япониядә теркәлгән. Препарат атипик гриппка каршы резерв чара буларак тәкъдим ителгән. Әмма 2020 елга кадәр, русия табиблары COVID-19 дучар ителгән авыруларда куллана башлаганчы, киң кулланылышта булмаган.

 

Белгечләр фикеренчә, препаратның “төнлә йөрү синдромы”, ягъни “лунатизм” авыруына китерүе ихтимал.

«Коронавир» һәм «Арепливир» препаратларының да куллану киңәшләрендә үзгәрешләр барлыкка килүе ихтимал. «Арепливир» да фавипиравирга нигезләнеп эшләнгән. Әмма ул моңарчы стационарларда гына кулланылган. Бу даруларны да бик сак кулланырга киңәш итәләр.

«Арепливир» даруханәләргә чыгарылган һәм аның хакы 12 320 сум тора.

Фармокологиянең иң уңышлы бизнес булуы сер түгел… Үз сәламәтлегегезгә җитди карагыз. Кыйбатлы дару – яхшы дару, дигән сүз түгел!

Иң бай кеше – сәламәт кеше!

Чыганак: Өмет

Бәйле