Татарстанда атна башында нинди һава торышы көтелә?

-- Лейла

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе киләсе атнада Татарстанда һава торышы турында сөйләде.

Дүшәмбе, 12 октябрьдә, синоптиклар болытлы һава көтелә дип хәбәр итә. Төнлә һава температурасы 7-9 градуска кадәр төшәчәк, көндез 14-17 градуска кадәр җылытачак.

Сишәмбе, 13 октябрьдә, аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз яңгыр. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан. Төнлә һаваның минималь температурасы +4-9, көндез максималь температура +13-18 градус.

Чәршәмбе, 14 октябрьдә, якынча фараз буенча, алмашынучан болытлы һава көтелә, күпчелек явым-төшемсез. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә 5-10 градус булачак. Көндез температура 14-19 градуска кадәр күтәрелә.

Чыганак: "БИЗНЕС Online".

Бәйле