Пандемиянең кайчанга кадәр сузылачагын әйтәләр

-- Лейла

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш пульмонологы, медицина фәннәре докторы, РФА әгъза-корреспонденты Сергей Авдеев коронавирус пандемиясенең дәвамлылыгы турындагы сорауга җавап бирде. Аның сүзләренә караганда, авырулар санының көзен артуы фаразланган һәм бөтен медицина системасы аңа әзер.

«Үсешне тагын берничә ай күзәтәчәкбез. Пандемиянең үзенә килгәндә, көтелгәнчә, безгә бу гадәти булмаган шартларда бер елдан да артыктыр, бәлки, яшисе булачак», — дип сөйләгән Авдеев.

Ведомствода шулай ук быел гриппка каршы прививканың мөһимлеге турында да искәрттеләр. Өстәвенә, организмда иммунитет ныгырп өлгерсен өчен, аны вакытында эшләргә кирәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий