Кечкенә улын үтергән укытучы үз гамәлен ничек аңлата

-- Лейла

Дүрт яшьлек улын үтергән, Мәскәү өлкәсенең инглиз теле укытучысы,  тикшерүчеләр белән аралашканда үз гамәлен аңлаткан, дип яза «Комсомольская правда».

Хатын-кыз вакыйга булган көнне ул «яшәргә теләмәгән», ләкин суицидаль уйларны куырга теләп, кечкенә улы белән шигырь өйрәнә башлый, дип сөйли. Ниндидер мизгелдә үз-үзенә кул салу турындагы уйлар кире әйләнеп кайта.

«Кинәт  иремне кызгандым. Ул миннән башка улыбызны ничек карар дип уйладым. Шуңа башта улымны, аннары үземне үтерергә булдым. Тик үземне үтерә алмадым, үкенәм»,-ди 43 яшьлек хатын.

Басма гаиләдә барлыгы дүрт бала булуын ачыклый. Өлкән 19 яшьлек улы  укый һәм аерым яши. 13 һәм 16 яшьлек кызлары вакыйга көнендә әтисе белән йөрееп кайтырга чыгып киткән була. Кич белән гаилә кичке аш планлаштырылган, ире дә кибеттән татлы ризыклар  алган. Өйгә кайткач, ир белән кыз ишек ача алмый, әнисе аларны кертүдән баш тарта. Гаилә коридорда ярты сәгать басып тора. Ул аларга керергә мөмкинлек биргәч, әтисе балалар бүлмәсенә кереп, Швед дивары турникындагы балалар колготкаларында эленгән малайны күреп ала.

Чыганак: Лента.ру

Бәйле