«Урта һәм югары сыйныф укучылары дистанцион укуга күчерелә?»

-- Лейла

19 октябрьдән Мәскәүдә 6-11нче сыйныф укучыларын дистанцион укытуга күчерү турында карар кабул ителгән. Бу хакта башкала мэры Сергей Собянин үзе хәбәр итә.

Ә 1-5нче сыйныф укучылары каникулдан соң мәктәпләрдә укыячак.

Мэр сүзләренчә, ике атналык каникулларның нәтиҗәсе булган. Авыручылар арасында балалар саны 19%тан 11%ка кадәр кимегән.

Өлкән сыйныф укучыларының COVID-19 белән зарарлану куркынычы күбрәк булганлыктан алар өйдә укуга күчәчәген әйткән мэр. Шулай ук алар башлангыч сыйныф укучыларына караганда «читтән укуга» тизрәк җайлаша.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле