Туеннан соң 10 көн үткәч, кәләш үлә…

-- Лейла

Австралиянең  Голд-Кост шәһәрендә ата кеше туйдан соң вафат булган кызының шәхси   видеосын Интернетка куйган.

 

23 яшьлек  Эшли Симраджх һәм аның егете  Джейсон Хэйл 5 сентябрьдә туй уйнаган. Август ахырында табиблар кызга күптөрле онкология авырулары аркасында яшисе аз калуын хәбәр итәләр. Симраджх 15 сентябрьдә, туйдан соң 10 көн үткәч якыт дөнья белән хушлаша.

Кәләшнең әтисе, Тони, бу  дулкынландыргыч видеоны  Интернетка куеп, дәвалану вакытында аларны юатып һәм көч биреп торучыларга рәхмәт сүзләре язган. Аңа Нигерия, Словения, Португалия, Һиндстан, Яңа Зеландия, Бөекбритания, Америка һәм хәтта Русиядән язганнар.

 

“Бу бик шәхси видео, әмма аны барысына да күрсәтеп, мораль ярдәм өчен барысына да рәхмәт әйтә алырбыз кебек, – дигән Тони. – Август ахырында без матбугатта кызыбызга 1, иң күбе 3 көн яшисе калган дип хәбәр иткән идек. Симраджхның туй көненә кадәр яшәве бу вакыйганың аның өчен никадәр мөһим икәнен тагы бер тапкыр раслый”.

 

Симраджхның гаиләсе кызларының үлемендә табибларны гаепли. Алар үлем белән янаган җитди чирне ачыклый алмаган. Ата-ана сүзләренчә, кыз, 2018 елда сәер шешкә зарланып, табибларга мөрәҗәгать иткән булган инде. Табиблар исә кызда нибары сөял дип ышандыра һәм тикшеренү үткәреп тормый. Бер елдан шеш зурая, авырта һәм каный башлый. Симраджх икенче медикка мөрәҗәгать итә. 2019 ел җәендә аңа биопсия ясыйлар, нәтиҗәдә яшь кызда  меланома авыруы ачыклана, соңрак – үпкәләр, бавыр һәм күкрәк яман шеше.

 

Симраджхның ата-анасы ваемсызлык өчен ике табибны судка бирә. Тони, кызның әтисе, судка бирүнең максаты мораль компенсация алу түгел, ди.  Дәваханә үз гаебен танып, закон буенча җавап бирсен иде дип тели гаилә.

Чыганак: Омет

Бәйле