Чаллыда хатын-кыз мумиясен тапканнар

-- Лейла

«Челнинские известия» ачыклаганча, беренчеләрдән булып ГЭС бистәсенең 3нче комплексындагы йорт подъезды буенча күршеләр чаң суга. Алар полиция бүлегенә шалтыратып, инде күптән  79 яшьлек ялгыз хатын-кызны күрмәүләре турында хәбәр итәләр.

Сигнал буенча килгән участковый  йокы бүлмәсендә юрган астында үлгән хатын-кызны таба. Мәет мумия хәлендә.

Үлеменең сәбәпләре, вакыты һәм шартлары билгеләнә. Хатын-кызның фатирда күпме булуын ачыклау өчен махсус суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

Чыганак: Челнинские известия

Бәйле