Россиядә пенсия алуның яңа кагыйдәләре үз көченә керде

-- Лейла

Банкны алыштырырга карар иткән пенсионерлар пенсия  китерүнең датасын үзгәрешсез калдыра алачак. Хезмәт министрлыгының тиешле боерыгы 18 октябрьдә үз көченә керә.

Иске кагыйдәләр буенча, банк алышынганда, түләү алу датасы үзгәрергә мөмкин иде. Ведомствода пенсионерлар элеккечә үк түләү алу ысулын үзләре сайлый, дип искәрттеләр.

Пенсия алу ысулын үзгәртү өчен Пенсия фондына язмача хәбәр итәргә кирәк. Моны РПФның территориаль органына тиешле гариза яки дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша электрон запрос биреп була.

Чыганак: РИА-Новости

Бәйле