Казанда «Мебельград» сәүдә үзәге ябыла: сәбәбе…

-- Лейла

Казанда «Мебельград» сәүдә үзәге тиздән эшен туктатачак. Кайбер мәгълүматлар буенча, арендаторларның күбесе сәүдә үзәге биналарын 12 ноябрьгә бушатырга тиеш.

«Чыннан да, «Мебельград“ сәүдә үзәге ябыла. Арендаторлар башка сәүдә үзәкләренә күчә», — дип хәбәр итте безнең басманың бер әңгәмәдәше. Ул сәүдә үзәге ябылуның төгәл сәбәбен әйтә алмады, әмма эш милекче алмашында булырга мөмкин, дип фаразлады.

Левченко бистәсендә Рәхимов урамында урнашкан «Мебельград» 2000 елдан бирле эшли. Кибетнең рәсми сайты буенча фикер йөрткәндә, бу Татарстан башкаласында беренче җиһаз сәүдә үзәге. 2005 елда СҮ мәйданы 2 тапкыр арткан һәм хәзерге вакытта якынча 10 мең кв. метр тәшкил итә. Сәүдә үзәгендә йөзгә якын салон һәм кибет урнашкан.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле