«Суларга авырлаша»: Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиева да шул чирне йоктырган [видео]

-- Лейла

//Татар Тудей//Татар Бүген//

Тинчурин театры артисты, җырчы Зөлфия Вәлиева коронавирус йоктырып, хастаханәгә эләккән.

 

“Гомеремдә беренче тапкыр видеомөрәҗәгать яздырам. Бу авыру миңа ничек тәэсир итте? Авыру нерв системасына шулай тәэсир итә ки, бик тә уңай булмаган курку хисләре туа. Үпкәләргә алай ук зур зыян килмәгән кебек, 25 процент кына. Әмма суларга бик авырлаша. Мин сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Барлык антибиотикларга  бик скептик карыйм. Үземне беркайчан да бу дәрәҗәгә җиткергәнем булмады. Һәрчак антибиотикларсыз дәваланырга тырыштым.

Үземне физик яктан сәламәт, нык кеше дип саный идем. Нык тамырлы агач кебек. Юк икән, алай түгел. Бу авыру шундый әшәке, ул синең психикаңны эчке яктан какшата һәм син “йомшара” башлыйсың. Әз генә бирешмәдем, Алла сакласын! Балаларга карап, аларның ни дәрәҗәдә мөстәкыйль икәннәрен күзәтә башладым. Мин аларга нәрсә бирдем, алар барысын да үзләре эшли алырмы…

Хәзер инде хәлем әйбәтләнде. Үзегезне саклагыз! Битлекләр киегез , кеше күп булган җирдә йөрмәгез. Авыру  өслекләрдә яшәми икән, әмма кешеләр күп булган җирдә аны эләктерергә мөмкин. Авырганнар дәваланыгыз, сәламәт булганнар эләктерә күрмәгез”, — ди Зөлфия Вәлиева.

Бәйле