14 яшьлек кыз бала тапкан һәм аны суыткычка яшергән

-- Лейла

Фаҗига Новосибирск өлкәсенең бер авылында булды. 14 яшьлек кыз бала тапкан һәм аны тирә-юньдәгеләрдән яшерер өчен аны суыткычка яшергән. Сабый вафат булгач, яшь әни өлкәннәргә нәрсә булганын сөйләгән.

Бу хәлне тикшерү органнары, шулай ук опека органнары җентекләп тикшерә. .

  • Бу хакта бүген, 27 октябрьдә, билгеле булды, – дип хәбәр итте журналистларга Новосибирск өлкәсендә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат секретаре Надежда Болтенко.

Тикшерү комитеты, үз чиратында, тикшерү билгеләде, аның кысаларында сабыйның үлү сәбәпләре билгеләнәчәк.

Чыганак:  Регион онлайн

Бәйле