Роспотребнадзор хезмәте Татарстанда яңа чикләүләр белән бәйле вәзгыятьне ачыклады

-- Лейла

Татарстанда әлегә 23:00 дән 06:00 гә кадәр җәмәгать туклануы йортлары һәм күңел ачу чаралары эшен тыю турында карар кабул ителмәгән. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә буенча фикер алышалар, дип белдерде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Ул хәзерге вакытта чикләүләр режимы үзгәрми, дип аңлатты.

«Роспотребнадзор башлыгының яңа карарының 2.3 пунктында сүз төнге клублар һәм дискотекалар турында гына түгел, ә гомумән, җәмәгать туклануы объектлары турында да бара. Бүгенге көндә әлеге мәсьәлә без анализлаган ситуациядән чыгып фикер алышуда тора. Әлегә безнең республика территориясендә бу өлештә бернинди тыюлар да юк. Тагын бер кат кабатлап әйтәм, без бүген бу мәсьәләне тикшерәбез, күзәтәбез», — диде Авдонина.

Ул билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә буенча карар якындагы җомгада кабул ителәчәк.

Чыганак: "БИЗНЕС Online".

Бәйле