Синоптиклар Татарстанда ял көннәренә һава торышы фаразларын бирде

-- Лейла

Якындагы ял көннәрендә Татарстанда яңгыр һәм юеш кар көтелә. Явым-төшем атмосфера фронтларының йогынтысы аркасында явачак, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында.

31 октябрьдә синоптиклар яңгыр көтә. Җил уртача, көньяк һәм көньяк-көнбатыш юнәлештә булачак. Төнлә минус 1 градуска кадәр салкыная,ә көндез температура  -3-8 градуска кадәр күтәрелә.

Якшәмбе, 1 ноябрьдә, төнлә юеш кар һәм яңгыр явачак, температура 4 тән 1 градуска кадәр булачак. Көндез атмосфера басымы арту белән явым-төшемнәр туктаячак, һава 1-6 градуска кадәр җылытылачак.

2 ноябрьдә төнлә минус 4 градуска кадәр суыта, ә иртән республиканың көньяк районнарына җылы фронт зонасы күтәрелә. Урыны белән яңгыр һәм юеш кар яварга мөмкин, көндез температура 0 тән алып плюс 5 градуска кадәр. Иртән һәм көндез юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Якынча мәгълүматларга караганда, 3 һәм 4 ноябрьдә Татарстан кабат антициклон йогынтысында булачак. Явым-төшем көтелми. Төнлә бу көннәрдә температура 0дән 5 градуска кадәр, көндез 1-6 градус җылы булыр дип көтелә.

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле