«Болгар радиосы» VIII милли музыкаль премиясе яңа форматта

-- Лейла

2020 елның 12 декабрендә 18.00 сәг. “Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы уникаль форматта уза. Беренчедән, тантананы һәркем турыдан-туры трансляциядә “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында, “Болгар радиосы” дулкынында һәм интернет киңлекләрендә күзәтеп бара алачак. Икенче үзенчәлек – интерактивлык. Быелгы Милли музыкаль премия тапшыру тантанасында сәхнәдән айфон уйнатылачак. Тамашаны күзәтеп баручыларга икеләтә бәхет елмаерга мөмкин: әлеге тантаналы вакыйганың шаһиты булу һәм туры трансляция барышында айфон оту.

Быел “Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясендә 30 якын номинация көтелә. Елдагыча әлеге премиядә популяр җырчылар катнаша, яшь җырчылар, “Кайнар хит” проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә танышып булачак.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү. “Болгар радиосы” радиотыңлаучыларыбызның фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән, яшь җырчыларны танытуга да үз өлешен кертә.

VIII Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре “Алтын йолдыз” белән бүләкләнәчәк. Алар арасында: Винера Ганиева, Фирдус Тямаев, Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Ришат Төхвәтуллин, Алия Карачурина, Динара Рәхимова, Ришат Фазлияхмәтов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Винарис Ильегет, Раяз Фасыйхов, Анастасия Макарова, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Ризат Һәм Зинира Рамазановлар һәм башкалар.

“Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын 12 декабрьдә 18.00 сәгатьтә “Татарстан — Яңа гасыр” телеканалында, интернет киңлекләрендә карап һәм “Болгар радиосы” дулкынында тыңлап булачак. 6+

«Болгар радиосы»ның матбугат хезмәте

Бәйле