Өйдә дәваланучыларга даруларны бушлай бирүне оештырачаклар

-- Лейла

Республика җәмәгать туклану оешмаларында 23 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр халык җыеп, ашау-эчү, күңел ачу чаралары үткәрү тыелачак. Бу хакта шушы көннәрдә Татарстан Министрлар Кабинетының махсус карары чыкты. Ул 31 октябрьдән гамәлгә керәчәк.

Яңалыкның нечкәлекләре белән Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина таныштырды.
– Төнге эшчәнлекне тыю тамаша-күңел ачу чаралары үткәрүчеләргә кагыла. Аерым алганда кинотеатрларга, театрларга, кинозалларга, – ди Любовь Авдонина. – Алар барлык чараларны 23 сәгатькә кадәр үткәреп бетерергә тиеш. Җәмәгать туклануы оешмалары да шулай эшли. Ризыкны шул вакыттан соң чакырулар буенча өйгә таратырга гына рөхсәт ителә. Аэропортларда, вокзаллардагы эшчәнлек элеккечә дәвам итәчәк.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков: «Мондый үзгәреш кертелү коронавирус инфекциясен генә түгел, ОРВИ күтәрелешен киметү максатын да күздә тота», – ди. Любовь Авдонина фикеренчә, төнге сәгатьләрдә кешенең уяулыгы бетә. Ул битлек кию турында да, шәхси гигиена һәм сәламәтлеген кайгырту турында да онытып җибәрә. Карарның ничек үтәлүен Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре бер ай дәвамында тикшереп торачак икән. Шуннан соң, чикләүне йомшартыргамы, тагын да катгыйландырыргамы икәнен хәл итәчәкләр.
Бу атнаның тагын бер яңалыгы: Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Россия финанс һәм Сәламәтлек саклау министрлыкларына өйдә дәваланучыларга даруларны бушлай бирүне оештырырга чакырды. Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле байтак кеше чирдән өйдә дәвалана. Амбулатор дәваланучылар моңа кадәр дарулар өчен акчаны үз кесәсеннән чыгарырга мәҗбүр булды. Ә ул бик арзан түгел. Табиб язып биргән рецептта өчәр мең сумлык препаратлар да бар. Амбулатор дәваланучыларны дарулар белән тәэмин итү өчен федераль казнадан 5 миллиард сум акча бүленгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы препаратлар исемлеген төзегән. Бушлай бирелүе дарулар төбәкләргә җитәрлек кайтачак, дип ышандыралар. Бу эш республикада ничек оештырылыр? «Тиешле норматив документлар килеп җитүен көтәбез һәм шуңа нигезләнеп әлеге эшне башлап җибәрәчәкбез», – ди Владимир Жаворонков.
Любовь Авдонина кисәтүенчә, быелгы вазгыятьтә сезонлы грипп та бик катлаулы узарга мөмкин. «Авырмас яки авырган очракта да, җиңелрәк үтсен, өзлегүләр китереп чыгармасын өчен гриппка каршы прививка ясатырга кирәк», – ди ул. Сырхауханәләрдә олылар өчен дә, балаларга да прививкалар кайткан. Бу эшне 1 декабрьдә төгәлләргә уйлыйлар. Татарстанда барлыгы 2 млн 341 мең 733 кешегә прививка ясарга ниятлиләр. Шуның 607 меңнән артыгы – балалар.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле