Сабый өстенә кайнар су каплаган…

-- Лейла

Башкортстанда яшь ярымлык бала тән пешүе белән дәваханәгә озатылган. Алынган мәгълүматлар буенча, баланы Федоровкадан Уфа дәваханәсенә 27 октябрьдә китергәннәр. Сабый тәненең 13 проценты пешкән. Малай җиңел дәрәҗәдә шок хәлендә булган.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре сәгать 21:00 тирәсендә малайның кайнар су салынган кәстрүлне үз өстенә аударуын ачыклаган.

Бала исән калган, ләкин һаман да дәваханәдә.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле