- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Киләсе атнага татарстанлыларны юеш кар, бозлавык көтә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе дүшәмбе, 2 ноябрь, көнне төнлә һава температурасы +1..-4 градуска кадәр төшәчәк дип хәбәр итә. Урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак, көндез температура – 0..+5 градус. Иртән һәм көндез юлларның кайбер өлешендә бозлавык булачак. 3 һәм 4 ноябрьдә республикада антициклон йогынтысы көтелә. Төнлә һава температурасы 0..-5 градусны тәшкил итәчәк, көндез – +1,+6 градус.
Чыганак: Шәһри Казан