Коронавируслы авыруларны дәвалый торган хастаханә шартлаган

-- Лейла

Чиләбедә коронавирус йоктыручыларны дәвалый торган хастаханәдә шартлау булган. Аның дулкыны якын тирәдәге йортларның тәрәзәләренә кадәр коеп төшергән! Фаҗиганың сәбәбе — хастаханәне кислород белән тәэмин итә торган бинада янгын чыгу.

Нәтиҗәдә, пациентларның барысын да якындагы стадионга урнаштырганнар. ИВЛ аппаратына тоташтырылган пациентларны башка хастаханәләргә озатканнар.

Гомумән алганда, 198 кеше эвакуацияләнгән. Аларның 40 сы медицина персоналы. Зыян күрүчеләр хакында хәбәр юк, әмма кислород җитмәү сәбәпле, ике кешенең гомере өзелү хакында фаразлар бар, дип яза «ТАСС».

Чыганак: ТАСС

Бәйле