​Татарстан халкы бу атнада ничә көн эшлиячәк?

-- Лейла

Бу атнада Татарстан халкының өч эш көне булачак. Чәршәмбе һәм җомга (4 һәм 6 ноябрь) эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала, дип искә төшерделәр республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында.

4 ноябрьдә илдә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәкләр. Быел бәйрәм эшләми торган чәршәмбегә туры килә, ә сишәмбе, 3 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара, чөнки ул бәйрәм алды эш көне булып санала.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы республика законы нигезендә 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне — эшләми торган бәйрәм көн булып санала. 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

 

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле