Синоптиклар быелгы кыш нинди булачагын фаразлый

-- Лейла

Былтыр кыш һава торышы режимын Атлантикада оешкан һава массалары билгеләде. Киләсе кыш 2019 ел кышына караганда салкынрак булачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Җылылык зональ күчеш, ягъни артык җылы һава массаларының көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан күчеше белән бәйле иде… Быел мондый хәл булыр дип фаразламыйбыз. Дулкынсыман процесслар күбрәк булачак», — диде Вильфанд.

Узган кышкы сезонда һава торышы режимын Атлантикада оешкан һава массалары билгели иде. Алар илнең Европа өлешенә генә түгел, Урал аръягына да үтеп керде.

Гидрометеорология үзәге быел кышын температура күрсәткече нормадан югарырак булачак дип фаразлый. Әмма тайпылышлар үткән ел белән чагыштырганда азрак булачак.

Чыганак: ТИ

Бәйле