Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы авырулар хакында туганнарына ник мәгълүмат бирми?

-- Лейла

Минем сәламәтлек саклау министрлыгына дәгъва/тәкъдимем бар дип, яза журналист Рәмис Латыйпов.

Пандемиягә бәйле вакыйгалар инде кайчаннан бирле бара. Ярты елдан артык! Шул вакыт эчендә министрлык авыручылар хакында туганнарына мәгълүмат бирү системасын җайга сала алмады. Кешеләр авырый, хастаханәгә эләгә … һәм югала. Әйтерсең лә төрмәгә эләккәннәр. Хәтта УФСИНнан мәгълүмат алып була, ә авырулар хакында юк.

Мин бу хакта болай гына язмыйм. Инде берничә шундый очрак булды! Кешеләр мәгълүмат табуның төрле юлларын эзли, таныш-белешләренә шалтырата… Нәтиҗәдә, агрессия белән очраша. Янәсе, сез генә түгел .

Хәлләр бик җитди. Авыру, аңлавыбызча, кешеләрне психикасына басым ясый. Коронавирус йоктырганнар паникага бирелә. Еш кына гаиләләр белән авырыйлар. Шул авыру кешеләр якыннарының ничек дәвалануын, хәлләре ничек икәнен белми. “Хастаханәгә эләкте икән, димәк, аны дәвалыйлар”, дигән әйбер бу очракка туры килми.

Министр колл-үзәкләрнең (кол-центр) номерлары эшләмәүне беләме икән? Минем танышларымның берсе дә колл-үзәкләрнең берсенә дә шалтырата алмады. Яз көне дә шулай иде, хәзер дә шулай.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, кирәкле мәгълүмат ала алмаган кеше аны киң җәмәгатьчелеккә чыгара. Бер ди-джей үзенең кыз туганы хакында Инстаграмда язган иде, дәвалауны да билгеләделәр, хәле хакында мәгълүмат та бирелде. Тагын бер авыру үзе хакында Президент аккаунтын билгеләп язды. Әлеге мәсьәлә хәл ителде. Бу нормаль хәлме?

Миңа табиблар үзләре дә авырый, диләр. Ә нәрсә эшләргә? Безнең һәркайсыбыз һөнәрен үзе сайлый. Рәхмәт аларга, әмма бу аларның язмышы. Курсантлар да, һөнәр сайлаганда, бер көнне сугыш барышында имгәнүләрен яисә һәлак булырга мөмкин икәнлекләрен аңлый. Табиблар да ант бирә һәм аларга шундый сынау килде. Без аларга рәхмәт әйтеп, рухи ярдәм генә күрсәтә алабыз. Әмма бу сәламәтлек саклау министрлыгы үз бурычларын үтәргә тиеш түгел дигән сүз түгел. Ә аларның бурычы—дәвалау. Тәнне генә түгел, җанны да дәваларга кирәк икәнен барыбыз да яхшы белә. Җылы сүз кайчагында даруларга караганда яхшырак дәвалый.

Проблема хәл ителмичә озак вакыт “эленеп” тора алмый. Иртәме-соңмы ковидлылар дәвалана торган хастаханәдәге хәлләрне берәрсе төшереп, Интеретка эләчәк дигән тойгы бар миндә. Аннан барысы да Татарстанга бәйләнәчәк. Ул чагында хәлләрне контрольгә дә алырлар, акчасы да табылыр, гаеплеләргә дә җәзасы бирелер. Әмма республика адресына булган тискәре караш калачак. Кешеләрдә дә җәнҗалсыз гына мәсьәләне хәл итеп булмый дигән тәэсир калыр.

Сәламәтлек саклау министрлыгы авыручылар хакында туганнарына мәгълүмат бирү системасын оештыра ала. Монда зур акчалар да кирәкми, барысын да автоматлаштыру җитә. Авыру хастаханәгә эләккәндә табиблар барыбер документлар тутыра. Шул вакытта авыру мәгълүмат алырга хокукы булган туганының телефон номерын калдыра ала. Табиб караганнан соң кеше ничек дәвалана—моның барысын да автоматлаштырырга мөмкин. Кешеләр үзләренең якыннары хакында мәгълүмат алырга хокуклы. Авырулар да ташландык ятимнәр кебек булырга тиеш түгел. Бу пандемия вакытына гына кагылмый. Моңа кадәр дә мәгълүмат алу системасы җайга салынмаган иде.

Тагын бер кат: минем язманы табиблар адресына дип кабул итмәгез. Табибларны хөрмәт итәм һәм сокланам, аларга зур рәхмәт. Сүз сәламәтлек саклау министрлыгы һәм хастаханәләр җитәкчеләре хакында бара.

Бәйле