Синоптиклар кисәтә! Сак булыгыз!

-- Лейла

ТР Гидрометеоүзәге 4 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 500 м һәм аннан да кимрәк күренә торган томан фаразлады.

Чәршәмбе, 4 ноябрьдә, аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез, аерым районнарда томан. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчүче талгын җил. Төнлә һаваның минималь температурасы 1дән 4 градуска кадәр, көндез 8 градуска кадәр җылыначак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, җомга-якшәмбе көннәрендә, 6-8 ноябрьдә, һава торышы актив циклоннар йогынтысында җитди үзгәрәчәк. Атмосфера фронтларын узганда республикада көчле җил, яңгыр һәм юеш кар явачак.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле