COVID-19 грипптан нәрсә белән аерыла?

-- Лейла

Грипп өчен иң беренче чиратта талчыгу, буыннарда авырту һәм баш авырту хас.  

» Грипп белән балалар, йөкле хатын-кызлар, өлкәннәр, хроник авырулар һәм иммунодефицитлы затлар авырый. COVID-19 очракта авыр авыру куркынычы өлкән яшьтәге кешеләрдә һәм хроник авырулар белән пациентларда арта», — диелә хәбәрдә.

Грипп коронавируска караганда тизрәк, инкубация чоры хисабына таралырга мөмкин. Коронавирус вакытында авыр һәм критик очракларның өлеше грипп белән чагыштырганда югарырак, дип билгеләп үтәләр ведомствода.

Симптомнар турында сөйләгәндә, Роспотребнадзорда коронавирус һәм гриппның, гомумән алганда, симптомнары охшаш, дип ассызыклыйлар. Әмма зур булмаган аерымлыклар бар. Арыганлык, буыннарда һәм баш авырту, коронавирус вакытында түгел, ә грипп вакытында күренә.

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле