Өч яшьлек бала 91 сәгать хәрабәләр астында яткан!

-- Лейла

30 октябрьдә Төркиянең Измир шәһәрендә җир тетрәгән иде.

Җир тетрәүдән соң дүртенче көнне Измирдә хәрабәләр астында өч яшьлек кыз табыла. Айда Гезгин исемле кыз 91 сәгать җимерелгән йорт астында яткан.

Төркиянең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр ителгәнчә, Айданың хәле тотрыклы, ул аңында һәм сорауларга җавап бирә.

Кичә җир тетрәүдән соң 65 сәгать үткәч, шулай ук өч яшьлек бала коткарылган иде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә 102 кеше үлгән, 107 кеше коткарылган.

Чыганак: Лента.ру

Бәйле