Бәйге! ШАЯН ТВга 2 яшь тула

-- Лейла

Тиздән, 12 ноябрь көнне,  «ШАЯН ТВ» каналына 2 яшь тула!

Шул уңайдан, без креатив котлауга бәйге игълан итәбез.

  1. Каналыбызны котлап, үзенчәлекле открытка яса. Открытка оригинальрәк булган саен – яхшырак! Фантазиягезгә юл ачыгыз!

2.Открытканың сыйфатлы фотосын ясап, [email protected] почтасына җибәр. Җибәргән хатта фамилия, исем һәм яшь саныңны яз.

Эшләр 22 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Тавыш бирү чарасы 24 ноябрьдән – 30 ноябрьгә кадәр каналның рәсми сайтында, онлайн рәвештә узачак. Шул ук көнне, нәтиҗәләр безнең социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.

БАРЛЫК КАТНАШУЧЫЛАР да диплом белән бүләкләнәчәк. Ә 3 җиңүчегә «ШАЯН ТВ» каналы шәп бүләкләр әзерли.

 

Бәйле