Ришат Төхвәтуллин Илһам Шакиров истәлегенә онлайн концерт бирде [видео]

-- Лейла

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинн кабат онлайн концерт бирде .

«Репертуарыма беренче булып килеп кергән җыр» Көзге ачы җилләрдә»не җырлап узасыгыз килә», — дип концертны Ришат шул җырдан башлады.

Икенче булып башкарган «Бүләк ит син миңа» җырын Ришат Төхвәтуллин шактый озак өйрәнгән хакында сөйләде. Музыка көллиятендә өйрәнә башлап, югары белем алганда гына өйрәнеп бетә ул аны.

Концерт барышында Ришат Төхвәтуллин тамашачыларга да мөрәҗәгать итте.
«Бу авыр минутларда үзегезне саклагыз. Дөньялар тынычланып, концертларда күрешергә язсын «, — диде ул.

Ришат шулай ук Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевка мәгънәле җырларны бүгенге көнгә кадәр җиткергәннәре өчен рәхмәтен белдерде.

Җырчы концерт барышында үз репертуарыннан танылган җырларын да тамашачыга җиткерде.

40 минутка сузылган концертны Ришат Төхвәтуллин «Ашхабад» җыры белән тәмамлады.

Концерт тулысынча музыкантларга кушылып, тере тавышка барды.

Бәйле