Әтиле ятим булудан да авыры юк икән шул. Юк икән…

-- Лейла

Кояшның тәрәз аша чекерәеп карап торган нуры уятты мине. «Озаграк йокланылган икән шул, ял көне булгач, бераз иркәләнеп ятсаң да берни булмас», – дип икенче ягыма борылып яттым. Йоклап китеп булмый, күзем тәрәзәгә төште. Классташым Булат коймага менеп баскан да җил юнәлешен күрсәтүче  уенчыгын беркетә, әтисе ничек беркетәсен өйрәтеп тора. Безгә бу эшне география укытучысы Гөлнур апа кушкан иде, мин дә аны кичә ясарга тиеш идем, ясый алмадым, әтием кискеч белән өтергене кемгәдер биреп җибәргәнме шунда. Үзе дә һәрвакыттагыча бик соң кайтты, эшләү түгел рәтләп ашый да алмады ул…

Бераздан аш бүлмәсеннән әнинең табак-савытларны урыныннан кузгаткан тавышы ишетелде. Шушы тавыштан ук мин әнинең кәефе юклыгын аңладым. Йөгереп аның янына чыктым.

– Әни, әти маллар янына чыгып киттеме әллә? – дидем мин, кичә әтинең «Иртәгә эшләрбез, улым», – дигән сүзләрен исемә төшереп.

Әни бер сүз дә әйтмәде, бары яшьле күзләрен күрсәтмәс өчен арты белән борылып, миңа ботка сала башлады.

Күңелсезлеген тавышына чыгармаска тырышып, сүзне бөтенләй икенче якка борды:

– Улым, бүген пай җире өчен ашлык бирәләр, шуны аласы бар. Сарыкларга азык та салынмаган. Аша да тизрәк чыгарсың, – диде.

– Әти кая соң? – дип сорарга ачылган авызым, һавада эленеп калды. Әни торганчы ук чыгып киткәндер инде ул, дип уйлап, тиз генә боткамны ашый башладым. Өстәл яныннан торып, эш киемнәрен кидем дә йортка чыгып киттем.

Булатлар ягыннан әти белән улның гөр-гөр сөйләшкән тавышлары ишетелде. Башымны иеп, аранга кереп, сарыкларга азык салдым. Мин чыкканда әни капчыклар тотып, мине көтеп тора иде.

– Берәр хәерле бәндәсе очрар әле, – диде әни борчылганын сиздермәскә тырышып. Ишекне ачып чыгуыбыз булды, Булатның әтисе Фәрит абый:

– Күршеләр, сез дә ашлык алырга барасызмы әллә, без дә шунда, килегез, утырыгыз, – диде. Мин йөгерә-йөгерә Булат янына кереп утырдым, әни уңайсызланып кына әрҗәгә менеп басты.

Ашлык төялгән озын амбар эче тулы кеше. Кырмыска оясы кебек гөҗләп тора, теге башындагы кешеләр бөтенләй күренмиләр дә. Әни белән стена буеннан бер зур кеше сыярлык урынга кереп басып, капчыкларны тутыра башладык. Һәркем үз эшендә, беркемнең беркемдә эше юк. Капчыкларын тутыралар да үлчәү янына ташыйлар, аннан тиз генә машина, трактор арбасына төяп китеп баралар, алар урынына башкалар керә.

Әни белән көчәнә-көчәнә капчыкларны үлчәү янына без дә ташып бетердек. Хәзер әти дә килер, мондый эшне үзебезгә генә калдырмас дигән уй минем башымнан китмәде. Тик әти генә күренмәде. Капчыкларны ничек кирәк үлчәүгә куйгач, аларны кабат кырыйга куйдык. Алып кайтыр идек – машина юк.

Ул да түгел Фәрит абыйларның да эше бетте. Аларның капчыклары күп. Фәрит абый капчыкны күтәрә дә ата, күтәрә дә ата. Без Булат белән капчыкларны күтәртеп торабыз.

– Хәзер кайтсак та була,– диде Фәрит абый әрҗәне яба-яба.

– Чиләк калган бит, – дип, мин йөгерә-йөгерә амбарга кереп киттем. Чиләкне алырга дип иелүем булды, колагыма таныш тавыш ишетелде:

– Гаптеринекен бетергәч, Гайфулланыкын алып кайтасы бар бит. Ул ике ярты куям диде, – дип шатланып сөйләнде таныш тавыш.

– Әле монда бер атналык шабашка бар. Ярты авыл алмаган, – дип сүзен дәвам итте. Тәнемә кайнар су сиптеләрмени. Без әни белән ничек җәфаланабыз, ә әти дигән бу кеше яртыга ялланып, авыл кешеләренә эшләп йөри икән бит. Чиләгемне кулыма тотып, тураеп басарга да оялып, амбардан бөкерәеп чыгып киттем. Әни янына әрҗәгә менеп утырдым да, җыелган төер чишелеп китмәсен дип, йөткергәләгән булдым. Аннан:

– Аллага шөкер, әни, күпме ашлыгыбыз булды, – дип сөйләнгәләп алдым.

Фәрит абый иң элек безнең капка төбенә килеп туктады. Капчыкларны бушатканда шаярткалап алды. Тик мин генә елмая алмадым.

Өйгә кереп тормадым мин, утынлыкка кереп такта алып чыктым, кадаклар эзләп таптым. Күршедәге Гайнулла бабайларга пычкы һәм өтерге алырга кереп киттем. Гайнулла бабайның сарайларыннан чүкеч тавышы килә. Ә- ә Гайнулла бабай монда икән дип янына кердем.

– Гайнулла бабай, миңа өт… – дип авызымны гына ачкан идем, киштәдәге безнең өтергене күреп: – Гайнулла бабай, безнең өтергене алырга кердем, – дип әйтеп салдым.

– Ул хәзер сезнеке түгел инде, әтиең аны өченче көн миңа ике яртыга сатты, – диде оялмыйча.

– Син алдыңмы? – дидем мин аптырап.

– Ник алмаска, ике яртыга гына, мин алмасам башка кеше алган булыр иде, – диде. Башка мин нинди сүз әйтергә икәнен белмәдем, дөресрәге, авызым ачылмады. Гайнулла бабай берни булмагандай эшен дәвам итте.

– Бу кеше дә мәчеткә йөри бит, – дигән уй башымнан йөгереп узды. Аласы түгел, ә арт сабагын укытып чыгарырга тиеш иде бит ул, – дип сөйләнә-сөйләнә чыктым мин алардан.

Булат урамда иде. Минем күңелсезләнеп капкадан чыгуымны күреп, яныма килде. Уйларымны сизгәндәй:

– Җил юнәлешен күрсәткечне ясадыңмы соң әле, – дип сорады.

– Юк шул, өтергебезнең сабы сынган, менә Гайнулла бабайга кергән идем, анарда юк икән, – дип өйгә таба юнәлдем. Күзләремне күрсә барын да аңлар дип курыктым.

– Ник безгә кермәдең, бездә бар бит, – дип миңа үзләренә керергә кушты. Мин аның артыннан юнәлдем. Эш кораллары эленгән сарайга кереп, өтергене алдым, сер бирергә теләмичә:

– Рәхмәт, Булат, кичкә әти белән ясарбыз әле, – дип чыгып киттем. Утынлыкка кереп, тырыша-тырыша уенчыкны ясарга керештем. Уенчык ярыйсы килеп чыкты. Гөлнур апага алып килгәч:

– Әти белән бергә ясадык, – дидем. Авылда бер генә хәл дә кеше күзеннән читтә кала алмый. Минем әтинең дә өйгә кайтмыйча кешегә эшләп йөргәнен белгәннәрдер инде.

– Әтиең белән ясагач бик әйбәт булган инде, – диде Гөлнур апа ышанган кебек итеп. Аркамнан кагып, сөеп куйды.

Әти шулай эчәр өчен авыл халкының бөтен эшен эшләп йөрде. Без әни белән йортны алып бардык. Мин башка малайлар кебек коенырга, балыкка, походка йөри алмадым. Бердән, эшем күп иде, икенчедән: «Синең әтиең, эчкече-ялчы», – дип әйтерләр дип курыктым.

Мин дусларыма караганда иртәрәк олыгайдым. Алар бит әтиле, ә мин әтиле ятим. Әтиле ятим булудан да авыры юк икән шул. Юк икән…

Чыганак: Ялкын

Бәйле