Ана капиталы буенча яңалыклар бар

-- Лейла

2021 елда ана капиталы күләме индексацияләнәчәк, алга таба аның күләмен һәр ел саен арттырырга планлаштыралар.

Бу хакта 6 ноябрьдә Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина хәбәр итте.

«Киләсе елда ана капиталы күләме индексацияләнәчәк, һәм алга таба аның күләмен ел саен арттыру планлаштырыла», — дигән Баталина. Ул ана капиталының күләме беренче балага 466 мең сум тәшкил итүен һәм икенче бала өчен 616 мең сумга кадәр артуын искәрткән.

Баталина сүзләренчә, программа гамәлдә булган барлык вакыт эчендә 10 млн нан артык гаилә сертификат алган, ә сигез миллионы алардан файдаланган.

Чыганак: Известия

Бәйле