Казанда кондуктор автобустан инвалид баланың коляскасын чыгарып ата

-- Лейла

Казанда инвалид баланың әнисе 45 нче маршрут автобусында булган күңелсез хәл турында сөйләде. Хатын-кыз сүзләренә караганда, автобус кондукторы салоннан баланың коляскасын чыгарып аткан. Хатын  прокуратурага мөрәҗәгать итәргә һәм кондукторны эштән азат итәргә ниятли.

«Әгәр дә без  колясканы  чыгарып атканнарын күрмәгән булсак?» — дип зарлана хатын.

Бу хакта ТР АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков аңлатма бирде.

«Кондуктор пассажирлардан өч тапкыр: «кем коляскасы?» дип сораган. Беркем дә җавап бирмәгән. Ни өчен ул кондуктор өч тапкыр «кем коляскасы » дип сорагач, әйтмәгәндер?», — диде Темляков.

Шуңа да карамастан, автотранспорт предприятиесендә хезмәт тикшерүе башланды, дип хәбәр итә «Татарстан-24».

Чыганак: Вечерняя Казань

Бәйле