- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
4 ноябрь көнне Уфада фаҗига булган.
Дүрт айлык баланың әти-әнисе иртә белән нарасыйларын үле килеш таба.
Сабыйның җансыз гәүдәсе Коммунистик урамындагы бер фатирда 8:40 сәгатьтә табылган. Баланың тәнендә җәрәхәт эзләре юк.
Күрәсең, үлем нәнине төнен ике һәм өч сәгать арасында сагалап торган. Фаҗиганең сәбәбе, әлегә билгеле түгел. Малайның төшендә тончыгуы мөмкин.
Сабыйның гәүдәсен суд-медицина тикшерүенә тапшырганнар.
Чыганак: Кызыл Таң
–
–