Чирләп терелгән Зөлфия Вәлиева бу сынауны ничек үтүен, ниләр күрүен сөйли [видео]

-- Лейла

Коронавирус белән авырган, Казанның инфекцион хастаханәсендә ятып чыккан артист Зөлфия Вәлиева белән әлеге зәхмәт, аның кешегә тәэсире, Казандагы сәламәтлек саклау оешмаларының эше турында сөйләштек, ди Азатлык радиосы. Татарстанда һәм Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны арта бара. Зәхмәтнең нык таралуын билгеле кешеләрнең дә күпләп авыруы дәлилли. Коронавирус белән Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Зөлфия Вәлиева дә авырды, ул Казанның инфекцион хастаханәсендә ятып чыкты. Азатлык аның белән авыруның ничек узуы, саклану өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге, авырганнан соң булган кыенлыклар турында җанлы эфир оештырды. Укучыларыбызга сөйләшүнең мөһим урыннарны тәкъдим итәбез.

— Зөлфия ханым, хәлләрегез ничек, рәтләнү процессы ничек бара?

— Аллага шөкер, зарланырлык түгел, зарланырга ярамый. Зарланып туйдым да, халыкка да хәлсез килеш күренеп алдым бит инде. Авырый башлаганга инде өч атна вакыт узды, бу чир дулкын-дулкын белән бара икән.

— Чир йоктыру тарихын сөйләп китегезче, ничек булды бу хәл?

— Яшерен-батырын түгел, артистлар арасында бик күп кеше авырый, яки авырып чыкты. Җәй көне дә авырдылар, төрле чараларда катнаштык, Камал театрында да, бездә дә авыручылар күп булды. Шуңа ул артистлар арасында йөргәч, шул даирәдә эш вакытында якын аралашканда эләккән дип уйлыйм. Өйдә өч атна авырыйм, бөтен кешегә йокмый икән ул, гаиләм менә сау-сәламәт. 17 октябрь көнне, ул көнне мин яхшы хәтерлим, эштән өйгә кайттым, кинәт температурам күтәрелде. Мин акыллы әни, өч бала үстергән кеше, белә идем: температура төшерергә ярамый, 39га хәтле менсен, әмма түзәргә кирәк. Иммунитетка температура бик кирәкле нәрсә, температура утында вирус үлә. Ә мин шунда зур ялгышлык ясадым: температура күтәрелгәч нурофен эчтем. Нәтиҗәдә мин коронавирусны кумадым, аны саклап, үпкәгә төшердем. Шулай дип саныйм инде, температураны югары булганда гына төшерергә кирәк. Күңелгә кара борчу керде. Бугаздан тотып ала да, суларга да, яшәргә дә, йокларга да ирек бирми Тәм, ис тоюлар миндә югалмады, әз генә булса да исне сиздем. Авызда гел әче тәм иде, гел эчәсе килде. Әмма күңелгә бик каты, кара борчу керә башлады. Бугаздан тотып ала да, суларга да, яшәргә дә, йокларга да ирек бирми. Галәмәт куркыныч әйбер, елан буып алган кебек тотып торды. Моңарчы андый хәлнең булганы юк иде. Өч көн яттым. Башта хәлем әйбәтләнде кебек, өченче көн узгач миндә хәлсезлек һәм зур борчу сизелде, тыным кысыла башлады. Моңа кадәр мондый хисләр туганы булмады, бу рәвешле авырганым юк иде. Өч көн узуга табибны чакырттым, ул көттермичә килеп китте. Аннары соң, хәлем яхшырмагач, ашыгыч ярдәмне чакырттык, ул 40 минутлап килмәде. Аны көтмичә, ирем белән РКБга үзебез бардык. Шунда мазок алдылар, компьютер томографиясен (КТ) үзем түләп ясаттым, түләмичә язылсаң, бер атна көтәргә кирәк. Үпкәмнең 25%-ы зыян күргән диделәр, бу сөенечле хәл санала икән, башка авырган артистларга шуны язып җибәргәч, сөен дип көлделәр. Ә мин курыктым.

— Хастаханәләрдә урын юк диләр, чыннан да шулаймы? Сезне ничек яткырдылар?

— РКБ «провизор һоспиталь» дип атала. Бу нәрсәне аңлата? Анда иң нык авыруларны, үпкәнең 70%лап өлеше зыян күргән кешеләрне, диабет белән авыручылар, өлкән кешеләрне китерәләр дигән сүз. Аларны озак тотмыйлар, суларга ярдәм итеп, ашыгыч тиз ярдәм күрсәтеп башка хастаханәләргә озаталар, дәвалау шунда дәвам итә. Мин үзем инфекцион хастаханәнең яңа бинасында яттым. Бик игътибарлы табиблар һәм шәфкать туташлары эшли анда, аларга рәхмәт кенә әйтәсе килә. Ләкин нинди генә яңа бина булмасын, энергетикасы куркыныч, сызгырып торган зур тынлык урнашкан. Бер бокста өч кеше ята. Ризыкны шлюз аша кертәләр, ул гел кварц белән яктыртыла. Ризык калдыклары кире алынмый, юк ителә генә.

Бәйле