Табиб коронавирус вакытында тоз куллануны ни өчен чикләргә кирәклеген аңлатты

-- Лейла

Табиб-терапевт Филипп Кузьменко Sputnik радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә коронавирус йоктыручыларга нинди ризыклардан баш тартып торырга кирәклеге турында сөйләгән. Аның әйтүенчә, чирләгән вакытта тоз һәм хәмер кулланудан тыелып тору шарт.

Табиб билгеләп үткәнчә, инфекция эләктергән кешегә ничек тә күбрәк су, соклар эчәргә кирәк, ә менә тозлы балык, тозлы кыяр кебек ризыклардан баш тарту киңәш ителә. Хәмер куллану организмның суны югалтуына китерә, шуңа күрә сәламәт тормыш рәвешен алып бару зарурилыгы килеп баса.

Тоз канны куерта, ә бу COVID-19 инфекциясен йоктыручылар өчен бик куркыныч тудыра дигән сүз.  Хәмер исә, организмны сусызландырудан тыш, табиб билгеләгән дарулар тәэсирен киметә. Дару эчкәндә спиртлы эчемлекләр белән мавыгу кан тамырлары тыгылуга китерергә мөмкин.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле