Коронавирус яңа чикләүләргә китермәсме?

-- Лейла

Сырхау өчен аерым бүлмә, урыннар кытлыгы, Башкортстанда – үзизоляция режимы. Коронавируска бәйле кагыйдәләр көн дә үзгәреп, яңалары өстәлеп кенә тора. Тик иң мөһиме – үзеңне һәм башкаларны саклау дигәне генә әһәмиятен һаман югалтмый.

Татарстанда

Татарстан коронавирус белән авыручылар саны иң акрын темпта арта торган төбәкләр өчлегенә керде. Тик моңа карап кына җиңел суларга ярамый. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та хәлләрнең киеренке булуын искәртеп тора.

– Вирусның таралуын барлык санитар таләпләрне катгый үтәү генә туктатырга мөмкин. Республика әлегә гомуми чикләүләр кертергә җыенмый. Безнең әлеге карар өчен бернинди сәбәпләребез юк. Әйе, вазгыять киеренке, әмма безнең сәламәтлек саклау системасы бурычларын үти. Ятак урыннар, дарулар – болар барысы да бар, – диде ул Хөкүмәт йортындагы «шимбә киңәшмәсе»ндә.

Республикадагы вазгыять турында «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында да сөйләделәр.

Социаль челтәрләрдә даруханә хезмәткәрләрен коронавирустан вакцина ясатырга мәҗбүр итүләре турында имеш-мимешләр таралды. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина аңлатканча, төбәк идарәсендә әлегә моңа бәйле норматив документлар юк, Роспотребнадзор белгечләре берәүне дә мәҗбүриләмәгән. Грипп, ОРВИ кебек авырулардан вакцинага килгәндә, анысын инде федераль закон нигезендә медицина хезмәткәрләренә ясату мәҗбүри санала.

Онытылган, белми калган, аңламаган. Читтән кайткан кешеләрнең 1,6 проценты Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлми һәм ПЦР-тикшерү нәтиҗәләрен кертми икән. Ни өчен шулай эшләүләрен алар әнә шул сәбәпләр белән аңлата. Любовь Авдонина әйтүенчә, кагыйдәләрне махсус үтәмәүчеләр дә бар. Андыйларны административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.

Россиядә

Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин 9 ноябрьдә коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш советы утырышын җыйды. Утырышта менә нәрсәләргә игътибар иттеләр:

– сәламәтлек саклау министры һәм төбәк башлыклары өйдә генә дәваланган кешеләрнең һәм хастаханәләрнең дарулар белән тәэмин ителешен контрольдә тотарга тиеш;

– бер генә сырхау да ярдәмсез калмасын, госпитализациягә мохтаҗ булучылар шундук хастаханәгә озатылсын;

– коронавирус кына түгел, башка төрле авыруларга бәйле диагностика алып бару да мөһим;
– бары тик ике төбәктә генә коронавирус белән авыручылар саны кими, 33 субъектта әле дә үсеш дәвам итә;

– ятак урын фонды кытлыгы булган төбәкләр дә бар. Барлыгы ил буенча 266 мең урын әзерләнгән;

– административ җәзалар һәм чикләүләр гамәлдә булмаган төбәкләрдә чирләүчеләр күрсәткече Россия буенча уртача күрсәткечләрдән дә югарырак.

Бар кешене дә «Кайчан бетәр инде бу?» дигән сорау борчыйдыр. Билгеле, әлеге сорауны галимнәр дә өйрәнми түгел. Коронавирус йоктыручылар саны язга таба кими башларга мөмкин, дип белдергән «Россия 1» каналы эфирында Роспотребнадзорның эпидемиология фәнни үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов. Пандемия күмәк иммунитет формалашкач кына бетәчәк, дигән фикердә белгеч.

Төбәкләрдә ни хәлләр? Башкортстанда 10 ноябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тулы үзизоляция режимы кертелде. Моңа өстәп, балаларга әти-әниләреннән башка сәүдә үзәкләренә килү дә тыела. Бу 18 яшькә кадәрге балаларга кагыла. Мәктәпләр дә өлешчә дистанцион укытуга күчте. Туклану урыннарына төнге 12дән иртәнге 6га кадәр эшләү тыела.

Роспотребнадзор белгечләре Пенза өлкәсе, Хакасия, Кабарда-Балкар һәм Карачай-Черкес республикалары җитәкчеләреннән коронавируска каршы чикләүләрне арттыруны үтенде. Баксаң, бу төбәкләрдә административ чикләүләр дә юк, тамаша, күңел ачу чаралары да тыелмаган, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, хроник авырулардан интегүчеләргә дә чикләүләр каралмаган. Әмма шушы субъектларда авыру күрсәткечләре Россия дәрәҗәсенекеннән югарырак саклана.

Дәвалау кагыйдәләре үзгәргән

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 инфекциясен йоктырган сырхауларны өйдә дәвалау буенча гамәлдәге регламентка төзәтмәләр керткән. Бу хакта «Парламентская газета» язып чыкты. Хәзер чирләүче кешеләрнең көнкүреш шартларына да игътибар итәчәкләр. Моңа кадәрге боерыкта чирләүчеләрнең көнкүреш шартлары исәпкә алынмаган булган. Моннан тыш хәзер табиблар коронавирустан өйдә дәваланучыларга, хәлләре начараеп киткән очракта, медицина хезмәткәрен чакырту зарурилыгы турында, шулай ук эпидемиягә каршы чаралар күрелмәгәндә җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин булулары турында җиткерергә тиеш.

Кагыйдәләргә күз салсаң, коронавирус йоктырган кеше берүзе генә яшәми икән, аерым бүлмәсе булганда гына өйдә дәваланырга мөмкин. Тулай торакларда, «коммуналка»да яшәүчеләр, өлкән буын кешеләре һәм хроник чирлеләр белән бер урында яшәүчеләр кичекмәстән хастаханәгә озатылырга тиеш. Әгәр авыруга аерым бүлмә булмаса, һич югы социаль дистанцияне сакларга киңәш итә Роспотребнадзор.

Табибның бер сырхауны кабул итү вакытын билгели торган яңа кагыйдәләр чыкты. Шулай итеп, табиб-фтизиатр чирле кешене – 35, йогышлы авырулар табибы һәм гематолог – 20, пульмонолог яки хирург – 26, онколог 23 минут карарга тиеш. Шул ук вакытта, документлар тутыруга табиблар вакытның 35–39 процентын сарыф итә ала.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле