«Лифт идәненә ятып хәл алам». Зәхмәткә каршы көрәшүче шәфкать туташы

-- Лейла

Яз башында коронавирус пандемиясе башланганда медицина хезмәткәрләре билгесез чиргә каршы көрәште. Вирус турында мәгълүмат аз иде. Хәзер дәвалау ысулы берникадәр билгеләнде. Әмма авырулар һәм үлүчеләр саны кимеми. Табиблар арыды, йончыды. Азатлык бер шәфкать туташы белән сөйләште.

Коронавирус йоктыручылар саны арта бара, кешеләр гомерләре өчен көрәшә. Фронт сызыгында – табиблар, шәфкать туташлары, аларга иң авыр эш йөкләнде. Кызганыч, күпләре эшләре турында сөйләргә теләми, кемдер курка, кемгәдер җитәкчелек рөхсәт итми. Аларның эш шартлары турында рәсмиләр генә барысы да әйбәт, барысы да җитә дигән коры аңлатма белән генә чикләнә. Шартлар да тудырылырга мөмкин, препаратлар да җитәдер, әмма табиб, шәфкать туташларының физик һәм рухи аруы да бар. Алар көн саен диярлек үлем белән очраша. Яздан бирле 16шар сәгать дәвамында «кызыл зона»да эшләүчеләр бар. Түләү мәсьәләсе дә кайдадыр хәл ителгән, кайдадыр юк. Азатлык бу теманы даими яктыртып бара. Бүген сезгә Кырымдагы Акмәчетнең 7нче хастаханәсенең «кызыл зона»да эшләүче шәфкать туташының эш шартлары турында язма тәкъдим итәбез.

Эльвиза Абдулаева Вернадский исемендәге Кырым федераль университетының медицина бүлегендә белем ала. 5нче курста гына укыса да, Акмәчеттә (Симферополь) 7нче шәһәр хастаханәсенә шәфкать туташы булып эшкә урнашкан. Эльвиза 21 яшендә кеше гомеренең секунд эчендә өзелүен дә, авыруның өмет тулы күзләрен дә көн саен күрергә ияләнә бара.

— Эльвиза, син яшь студент кыз, әмма инде эшкә дә урнаштым, дисең. Күпләр бу эштән ничек качыйм икән дип баш ватканда, син хастаханәгә эшкә урнаштыңмы?

— Медицина якын булганга күрә, медицина университетына укырга кердем. Хастаханәгә эшкә урнашканчы косметолог булып эшләдем. Вакыт булганда әле дә бу эшемне дәвам итәм. Әмма октябрь аенда үз теләгем белән коронавируслы авырулар янына эшләргә кердем һәм бер дә үкенмим.

— Эш режимы ничегрәк? «Кызыл зона»да ничә сәгать вакытыңны үткәрәсең?

— Без вахта режимында эшлибез. Коллектив 13 сменага бүленеп эшли, ягъни өч атна дигән сүз. Бер сменада 12 сәгать эшләргә туры килә. 12 сәгатьлек эш көне тәмамлануга ук без өебезгә кайтмыйбыз. Беркем дә өйдә яшәми чынында. Смена бетүгә махсус автобус безне кунакханәгә алып китә. Шунда ашыйбыз, юынабыз, йоклыйбыз. Яшибез, кыскасы. Яңа сменага да нәкъ шул автобус илтә. Вахта тәмамлангач, без коронавируска тест тапшырабыз. Тест нәтиҗәсе уңай булса, ике атнага үзизоляция режимына өйгә җибәреләбез.

— Эш көнең сәгать ничәдә башлана?

— Иртәнге смена иртәнге 8.00 сәгатьтә, ә кичкесе 20.00дә башлана. Башта без берәр сәгать дәвамында кәгазь эшен җайга салабыз, хастаханәгә яңа гына кергән авырулар турында мәгълүматны теркибез. Сәгать 9да вирустан саклый торган махсус киемнәр киеп, «кызыл зона»га керәбез. Систем кую, дарулар бирү кебек көндәлек эшләрне башкарабыз.

— «Кызыл зона»да ничә сәгать булырга туры килә?

— Covid-19дан авыручылар бик күп. Хәзер аларның саны артканнан-арта бара кебек. Бер катта 88-98 авыру ята. Шуларны карау өчен 2-3 шәфкать туташы билгеләнгән. Бу бик аз, чөнки һәр авыруны тикшереп чыгар өчен күп вакыт кирәк. Шуңа да «кызыл зона»да 8-12 сәгать бер тәнәфессез эшләргә туры килә. Кайчагында тиешле эшне башкарырга физик көчебез дә җитми, әмма тиз эшләргә тырышабыз. Эшне тәмамламыйча чиста зонага чыгу турында уйлап булмый. Ә «кызыл зона»да ашау, эчү, бәдрәфкә бару мөмкин түгел. Барлык эшләрне төгәлләгәч кенә, чиста зонага чыгабыз. Анда тиз-тиз капкалап алырга, документ тутырырга өлгерергә кирәк. Бер сменага бер тапкыр чиста зонага чыгып керергә өлгерәбез. Бер сәгатьтән соң яңадан киенеп, авырулар яткан бүлеккә кайтабыз. Анализлар алабыз, дарулар бирәбез һәм башкалар.

— Эшеңдәге иң зур авырлык дип нәрсәне атый аласың?

— Миңа физик яктан авыр, чөнки «кызыл зона»да без хәтта бер минут та утырып тора алмыйбыз. Миңа смена вакытында бер-ике тапкыр авыруларның анализларын беренче катка төшерергә туры килә. Лифт кулланам. Лифтка керү белән идәнгә утырып яки ятып торам. Берничә секунд булса да хәл алу өчен бердәнбер мөмкинлек бу. Көне буе ач торып була, әмма сусыз тору авыр. Авыз кибә. Авыруларның өстәлләрендә су шешәләрен күргәч, шуларны алып эчәрлек булам, әмма түзәргә туры килә. Өстебездәге костюмнар бик нык тирләтә, 12 сәгать буе күзлек һәм битлектән йөрү дә ардыра, сулыш алуны кыенлаша.

— Эшне уку белән бергә алып бару кыен түгелме?

— Кыен, әлбәттә. Без дистанцион рәвештә укыйбыз. Әмма нәкъ университетка килеп укыган кебек укырга туры килә. Смена төгәлләнү белән кунакханәгә кайтып, йокларга ятмыйм, дәрескә утырам. Тик кайчакта авырулар янында булу сәбәпле уку турында онытып торырга туры килә.

—​ Сменага барганда нәрсә турында уйлыйсың?

— Эш көнем хәвеф-хәтәрсез үтсен дип телим. Беркем дә үлмәсен һәм хастаханәгә керүчеләр саны кимесен дигән уй һәм теләк белән «кызыл зона»га аяк басам.

— Сине көтеп торучы якыннарың турында да искә аласыңмы?

— Алар һәрчак күңелдә. Үземнең әти-әнием дә коронавирус йоктырды. Әни авырдан кичерде, әле дә ныклап сәламәтләнеп бетә алмый. Дәвалануны һаман да дәвам итә. Мондый хәлләрнең кабатлануын теләмим, ә ул чир янә йогарга мөмкин.

— Нидән куркасың?

— Үзем өчен курыкмыйм, якыннарым өчен куркам. Алар өчен генә борчылам.

— Кулыңнан эш төшкән чаклар буламы? Әйтик, эшкә барасы килмәгән чакларың булдымы?

— Булды дип әйтмәс идем. Бәлки, мин әле барысын аңлап та бетермимдер. Бер ай гына эшлим бит әле. Ләкин беренче сменаларда чынбарлык белән күзгә-күз очрашырга туры килде. Авыруларны да телевизордан түгел, ә үзем күрдем. Һәркем өчен дә коронавирус тарихы яхшы тәмамланмый икән дигән нәтиҗә ясау авыр иде миңа. Шуны аңлап, башкалар күрмәгәндә елап алгалаган чакларым да булды, яшермим.

— Авыруларны күргәч, нәрсә турында уйлыйсың?

— Әйтергә онытканмын: мин эшли торган бүлектә ятучы авыруларның күбесе үзләре сулый алмый. Алар үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. Авыруларны чын күңелемнән кызганам. Мөмкинлегем булса, һәркайсына ярдәм итеп ул аппараттан читләштерер идем. Авыруларның сулау турында хыялланып кына калуларын теләмим, аларга бу мөмкинлекне тудырырга телим. Һәр авыру өчен күңелем өзгәләнә. Алар белән бергә бар авырлыкны кичерәбез. Алар елаганда елыйбыз, аларның терелгәнен күреп чын күңелдән шатланабыз. Без дә бит кеше, безгә дә кеше хисләре хас.

— Ә шулай да үз кулыңда үлгән кешеләр булдымы?

— Булды һәм бер генә түгел, әмма бу турыда сөйлисем килми.

— Шундый авырлыклар кичереп тә, кешенең үлемен күреп тә, эштән китәсең килмәдеме?

— Юк, эшемне калдырасым килми. Бездән кала ул авыру кешеләргә кем ярдәм итә алыр соң? Ләкин кулыбыздан килгәнчә ярдәм итүебезне аңламыйлар. Шунысы гына күңелне төшерә. Булыша алсалар да, ярдәм итмиләр, диләр медицина хезмәткәрләре турында. Без булдыра алганча ярдәм итәбез. Без дә нәкъ шундый ук кешеләр, ничек булдыра алабыз, шулай тырышабыз.

— Хезмәт хакы тиешенчә түләнәме? Әллә күбрәк тә түләргә мөмкин дип саныйсыңмы?

— Коронавирус йоктырып, хастаханәдә ятучылар арасында бергә эшләүче табиблар да, шәфкать туташлары да бар. Болар – эш вакытында вирус йоктыручылар. Covid-19 вирусын йоктыру куркынычы зур. Шуңа да хезмәт хакына кызыгып керә торган эш түгел дип саныйм, ләкин акча вакытында түләнә. Гомумән, хезмәт хакы начар түгел, җитә.

— Шәфкать туташы буларак, бүген нәрсә турында хыялланасың?

— Вирусның тизрәк бетүен телим. Барысы да элеккечә булсын, һәркем күкрәк тутырып сулый алсын иде. Бу – минем иң зур хыялым.

Чыганак: чит ил агентлыгы

Бәйле