Казанның «МИР» кинотеатрында «ӘПИПӘ» комедиясе күрсәтелә башлады [фото-видео]

-- Лейла

Көтмәгәндә коллективта яңа баянчы барлыкка килә һәм костюмнар буенча җаваплы туташка гашыйк була.

⁣⁣⠀ Фильмның кульминациясендә “Әпипә” кызлары “шайтан күчәре”ндә әйләнгәндә, тегесе ватылып кала.  Шунда аларның чын йөзе ачыла: сәхнәдәге артистлар гап-гади хатын-кыз икәнлекләрен һәм аларның да башкаларныкы кебек үк проблемалары булганлыгын аңлыйсың.

⁣⁣ «Әпипә» фильмы — тулысынча прокат киносы. Без баштан ук прокатта кызыклы булган фильм булдыруны күздә тоттык. Бу картинаның форматы, жанры аудиторияне көтүгә туры килә, хәзер комедияләр, бигрәк тә музыкаль комедияләр бик аз»,- ди фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова.⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ Фильмны Илшат Рәхимбай  төшергән. Сценарий авторы: Марат Кәбиров.

 

⁣⠀ ⁣⁣⠀

Бик күп танылган йөзләргә һәм матур җырларга бай “Әпипә” музыкаль комедиясе шул ук исемдәге хатын-кызлар ансамбле тормышын яктырта. Фильмда катнашкан җырчылар исә үзләрен уйный, ягъни гастроль тормышын күрсәтә.

⁣⠀ ⁣⁣⠀ Рольләрдә: Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Ләйсән Закирова, Зөлфия Вәлиева, Алсу Сөнгатуллина, Фәридә Әхмәтшина, Фирдүс Тямаев, Элвин Грей, Резедә Сәләхова, Артем Пискунов һәм Рөстәм Гайзуллин

Билет алу өчен ссылка

Бәйле