«ШАЯН ТВ» каналының әле кечкенә тарихында мөһим дата

-- Лейла

12 ноябрь – «ШАЯН ТВ» каналының әле кечкенә тарихында мөһим дата . Нәкъ 2 ел элек татар телендә беренче татар балалар телеканалы дөнья күрә һәм Татарстан гына түгел, Бөтенроссия һәм чит ил татар гаиләләрен берләштерүче мәйдан булдыра. Каналның туган көн иртәсе рәсми очрашу – «Татмедиа»да матбугат конференциясе белән башланып китте. Биредә каналның башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова, татар балалар телевидениясенең “әнисе” буларак, 2 яшьлек кечкенә «ШАЯН»ның зур җиңүләре белән уртаклашты, яңа проектлары белән таныштырып узды, киләчәккә планнар белән бүлеште.    

Әлбәттә, каналыбызның төп хуҗалары, алып баручы балалар да очрашуның көтелгән кунаклары арасында урын алды. Элдар Гыйниятов Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән танышуын искә алды, Зилә Хәбибуллина популярлык килүе турында бәян итте, ә Аяз Аглиуллин «Банка» эчендә нәрсә яшеренгәнен ачыклады.

Журналистларның игътибары да нәкъ балаларга юнәлгән иде. Бигрәк тә аларны каналга эләгү мөмкинлеге, балалар катнашкан проектлар һәм телевидениедә эшләү серләре кызыксындырды. Хәтта яшь профессионалларның хезмәт хакы мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу сорауга җавап булып яңгыраган сүзләр җыелган кунакларны гына түгел, канал хезмәткәрләрен дә таң калдырды. Чынлыкта, яңа буын журналистларны материаль яктан бигрәк, аларның телевидение дөньясында кайнавы, аның мөһим бер өлеше булу һәм шушы мөхиттән алынган эмоция, хис-кичерешләре кызыктыра.

Конференция тагын да кызыклы сораулар белән дәвам итте, ә инде ахырда барлык кунаклар өчен музыкаль күчтәнәч – «Сәйлән» фестиваленең җиңүчесе Җәмилә Әсәдуллина башкаруында “Ай былбылым” халык җыры яңа форматта яңгырады. Очрашу бәйрәм рухында, җылы, дустанә атмосферада үтте, ә, иң мөһиме, ул нәтиҗәле һәм продуктив булды!

Чыганак: Шаян ТВ

Бәйле