«Бер генә җырчының Илһам Шакировка багышлап концерт куйганы юк иде әле…»

-- Лейла

2 декабрь көнне «Филармония» концертлар залында Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Илһам Вәлиевның «Илһамнан-Илһамга» дип аталучы концерты узачак. Әлеге чара алдыннан проектның продюсеры Рифат Фәттахов һәм Илһам Вәлиев үзе журналистлар белән очрашу уздырды.

Җырчыны яшәтүнең тагын бер формасы — аның репертуарын яшәтү. Рифат Әхмәтович билгеләп үткәнчә, концертның төп үзенчәлеге — аның Илһам Шакиров башкарган җырлардан гына торуы.
— Билетларның 30 процентын гына сатабыз: безнең һәм сезнең сәламәтлек — беренче урында. Иң затлы тамашачыны җыеп, зәвыклы, сыйфатлы концерт программасы күрсәтергә җыенабыз, — диде ул.

Илһам Вәлиев исә тамашаны килеп күрергә тагын бер сәбәп булуын әйтте:
— Илһам Шакировның җырларын кечкенәдән тыңлап, кушылып җырлап үстем. Шуңа да, концертка әзер, дисәк тә буладыр. Җырларның төрлесен җырлыячакбыз: дәртлесен дә, салмагын да. Тамашачыны кызыксындырырдай дуэтлар да булачак. Кичә кунаклары — Фердинанд Сәлахов, Руслан Сәйфетдинов, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазовлар белән җырларга исәп.

Рифат Фәттахов Илһам Вәлиев кебек профессиональ җырчы белән Ваһапов фестиваленең яшь җырчылары бер сәхнәдә чыгыш ясауны соңгылары өчен зур имтихан булуын да искәртте

Чыганак: Ваһапов фестивале телеграмы

Бәйле