2021 елда нинди товарлар кыйммәтләнәчәген фаразлыйлар

-- Лейла

2021 елның язына Россиядә инфляция арту сәбәпле, көнкүреш техникасы һәм автомобильләр кыйммәтләнәчәк. Әңгәмәдә шундый фикер. URA.RU финанс аналитигы, икътисадчы Виталий Калугин җиткерде.

«Киләсе елның язына чит ил товарлары: көнкүреш техникасы, автомобильләр кыйммәтләнәчәк», — дип сөйләде Калугин. Шулай ук чит ил чималына бәяләр дә артырга мөмкин. Эшмәкәрләр үзләренең икътисади югалтуларын киметү өчен бәяләрне күтәрәчәк.

Икътисадчы товарларның язгы бәясен инфляция темпларының артуы белән бәйли. «Яз көне инфляция фаразлар буенча 4% ка чыгачак», — дип саный Калугин. Аның сүзләренә караганда, доллар кыйммәтләнү сәбәпле, бәяләр артачак.

Чыганак: ura.news

Бәйле